Бу шимбәдә, 20:30 сәгатьтә әйдәгез, барыбыз да планетабызны саклау максатыннан, бер генә сәгатькә булса да утны сүндереп торыйк. Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган «Җир Сәгате» акциясе менә инде озак еллар дәвамында экология мәсьәләләренә битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә. Акциянең төп максаты – планетаның табигатенә һәм энергия ресурсларына сакчыл караш һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Ел саен мартның соңгы шимбәсендә дөньяның 180 иленнән 2 миллиардтан артык кеше утны сүндереп тора, ә күренекле бина һәм истәлекле урыннар үзләренең яктырту җайланмаларының эшен туктата.
Ел саен акциянең темасы билгеләнә, аның кысаларында һәркем үз төбәгендәге экология проблемалары белән уртаклаша һәм планетаны саклау өчен нәрсә эшли алганлыгын белә ала.
Быел «Җир сәгате»нең лозунгы – #продолжаем (#дәвамитәбез)
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 26 мартта, шимбә көнне, 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр, барлык көнкүреш электр приборларын сүндереп торырга кирәк булачак. Әйдәгез, бу эшне бергәләп башкарыйк!