Бүген Экология министрлыгында Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Киңәшмәдә табигатьне саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларны тоту һәм 2021 елда бюджет үтәлеше турындагы мәсьәләләр каралды. Шулай ук, Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә, коррупция күренешләре турында, Интернет һәм «Ышаныч телефоны»н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук граждан һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендәге мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы программасы чараларының үтәлеше турында 2022 елның 1 кварталы өчен хисап тәкъдим ителде. Үзәк һәм Идел Аръягы территориаль идарәсе җитәкчеләре 2021 елда үз эшчәнлекләрендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм 2022 елга куелган бурычлар турында мәгълүмат әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International