Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Дмитрий Тетенькин катнашында киңәшмә булып узды. Анда «2022 елда Россия Федерациясендә рөхсәт бирү эшчәнлеге үзенчәлекләре турында» 2022 елның 12 мартындагы 353 номерлы Россия Федерациясе карары кысаларында, табигать ресурсларыннан файдалану өчен гариза биреп, 30 көн эчендә төзелеш объектлары өчен карьерлар эшләүгә керешү мөмкинлеге бирә торган лицензия-рөхсәт документларын алу тәртибенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.
«Министрлык билгеләнгән вакытта рөхсәт документларын тикшерергә һәм килештерергә әзер», - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Ул Татарстан Республикасы буенча җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлеге исемлегенә 220дән артык кишәрлек кертелгән, якын арада тагын 50 кишәрлек кертү планлаштырыла, дип сөйләде. Исемлектә төзелеш өчен кулланыла торган файдалы казылмаларның барлык төрләре дә тәкъдим ителә.
Шулай ук Александр Шадриков «Җир асты байлыклары турында»гы РФ Законының 19 статьясында әлеге статья нормалары гамәлдә булган субъектларның (физик затлар, юридик затлар, муниципаль берәмлекләр) ябык исемлеген билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга, шулай ук муниципаль берәмлекләр ихтыяҗын да кертеп, «үз ихтыяҗлары» төшенчәсен төгәлләштерергә тәкъдим итте. Бу алым бистә эчендәге юлларны төзү, төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау, аларны карап тоту, шулай ук муниципаль район территорияләрен төзекләндерү чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.