ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 15-16 март көннәрендә Санкт-Петербургта  "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы булачак. Әлеге чарада, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгын да кертеп, федераль башкарма хакимият органнарыннан, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәттән, Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Россия Федерациясе субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнарыннан, зур сәнәгать компанияләренең экология хезмәтләреннән, әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан вәкилләр катнашачак.

Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә. Татарстанның 18 районыннан 60тан артык укучы Алабуга шәһәрендә булып узган VII республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылган чара мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүдән гыйбарәт иде.

Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).

2018 елның 27-28 апрель көннәрендә Якутскиның М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында яшьләрнең "Геофәннәр: проблемалар, казанышлар һәм үсеш перспективалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чарада студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнашачак.

2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе бүген "Казаньоргсинтез" ГАҖ территориясендә эшли, биредә 3 квадрат метр мәйданлы трубаүткәргечтә факел яна башлады. Экспресс-анализ ясау ярдәмендә ачыкланганча, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, сероводород, күкерт диоксиды буенча күрсәткечләрнең артуы күзәтелми. 

"ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумында Россиядә тау сәнәгате өлкәсендәге казанышлар һәм минерал-чимал материаллары табу һәм эшкәртү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр. Чара 2018 елның 11 апреленнән 14енә кадәр Мәскәүдә "Гостиный Двор" конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак.

6 февральдән 9ына кадәр Казан шәһәренең Петровский поселогында мәктәп укучылары өчен экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабы узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасының белем бирү йортларында 9-11 сыйныфларда укучы 140тан артык бала катнашачак. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар аның йомгаклау этабында катнашачак, ул 18-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан укучылары күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәтә. 

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International