Бу шимбәдә Казанда үзәкләштерелгән өмә узачак. Табигать саклау акциясе 10 сәгатьтә Ишкәкле спорт төрләре үзәге янәшәсендә старт ала. Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү эшендә "Ирекле ихтыяр кешесе" шигаре астында башкаладагы барлык вузлардан студентлар, Танк училищесы курсантлары, иҗтимагый оешмаларның активистлары һәм экологик хәрәкәтләрнең волонтерлары берләшәчәк.
Өмәдә катнашучыларны концерт программасы, иҗади һәм спорт интерактивлары, 6 уен станциясе һәм махсус призлар – гамак, рюкзак яки турист палаткасына хуҗа булу мөмкинлеге көтә. Социаль челтәрләрдән иң актив файдаланучылар да – "#эковесна2018" конкурсына багышланган иң яхшы фото- һәм видеоэшләрнең авторлары билгеләнәчәк.
Әлеге өмәнең үзенчәлеге икенчел ресурсларны аерым-аерым җыюдан гыйбарәт булачак. Теләге булган һәркем макулатура, пластик, яраксызланган батарейка белән берлектә электр ломы да алып килә алачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте