Бүгенге көндә, санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 975 мөрәҗәгать килде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында. Әйтик, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша килгән барлык 379 хәбәр дә санкцияләнмәгән чүплекләр турында.
Ай башыннан бирле "Халык контроле" системасы буенча 211 хәбәр каралды, WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша – 170. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 215 мөрәҗәгать алынды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте