Табигатькә хилафлык китереп авыл хуҗалыгы җитештерүе. Әлмәт районында су объектын пычрату факты ачыкланды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт районындагы җирле фермадан чыккан терлекчелек калдыклары Морат елгасының пычрануына китергән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре алган анализ үрнәкләре күрсәткәнчә, аммоний катнашмаларының чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән күләме 15 мәртәбә артык. Экологлар билгеләгәнчә: "Предприятиедәге чистарту корылмалары агынтыларны чистарта алмый, аның бер өлеше төзек түгел. Агынтылар, чистартылмыйча, җирлек рельефына чыгарыла, ә аннан тау буенча су объектына агып төшә".

Хәзерге вакытта ачыкланган хокук бозу очрагы буенча предприятиегә карата административ эзләтү эше алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International