Масштаблы җыештыру эшләре, агачлар утырту, экологик мастер-класслар, иҗат һәм спорт мәйданчыклары. Бүген Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Үзәкләштерелгән өмә узды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Президенты, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы Аппаратлары хезмәткәрләре катнашты. Урта Кабан күле тирәсендә, Оренбург трактыннан башлап Техническая урамына кадәрге территория чистартылды. Спорт объектына терәлеп торучы территориядә республика башлыгы катнашында 440 данә зәңгәр чыршы, кәстәнә, тал һәм нарат үсентеләре утыртылды. “Безнең алда иң беренче нәүбәттә бөек бәйрәм – 9 Май-Җиңү Көненә кадәр төп санитар җыештыру эшләрен уздыру бурычы тора иде. Бүген без ни күрәбез: күләмле өмәгә башкаладагы барча вузлардан күпләгән санда студентлар, иҗтимагый оешмаларның һәм экологик хәрәкәтләрнең волонтерлары теләктәшлек күрсәтте. Болар – үз мисалында табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлатучы буын”, – дип билгеләде республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. “Икеайлык башыннан бирле ачыкланган санкцияләнмәгән чүплек урыннарының 82%ы бетерелде. Муниципаль берәмлекләрдә, барча предприятиеләрдә, оешмаларда, учреждениеләрдә һәм, әлбәттә инде, халык тарафыннан зур эш алып барыла, шуның өчен дә зур рәхмәтемне белдерәсем килә”, – дип ассызыклады Александр Шадриков.
Бәйрәмчә өмә барышында анда катнашучылар футбол фристайлына һәм тыгызланган чүптән туп ясарга, сыерчык оясы әзерләргә өйрәнде, экологик лайфхаклар белән танышты,чүпне тизлеккә дөрес итеп араларга һәм табигатьне яклау буенча мөмкин булган барлык вариантлар хакында уйларга өйрәнде. Instagram челтәрендә “#эковесна2018” конкурсына багышланган иң яхшы фото һәм видео авторлары бу көнне гамаклар, рюкзаклар һәм турист палаткалары белән бүләкләнде. Интернет-конкурста җиңүчеләр төп приз – спорт велосипедына ия булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте