Калдыкларны ничек сортларга аерырга, чүп күпме вакыт эчендә таркала, көнкүрештәге кайсы предметларны экойорт тәшкил итә? Яр Чаллы педагогика университетының тарих-география факультеты студентлары экологик белем дәрәҗәләрен тикшерде һәм Яшел ГТО нормаларын тапшырды. Чара кысаларында "Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны" экологик хәрәкәте волонтерлары тарафыннан 6 стацияне узу тәкъдиме җиткерелде: "Бүл" - калдыкларны сортларга аеру турында, "Экомаркет" - акыллы сатып алулар турында, "Күпме?" - чүпнең таркалу тизлеге турында, "Экойорт" - көнкүреш предметлары турында, "Яшел Татарстан" - саклана торган табигать объектлары турында, "Тест" - экология турында теоретик белемнәр. "Экологик ГТО" нормаларын уңышлы тапшырган катнашучыларга билгеләр бирелде.
"Яшел ГТО" проекты Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Ихтыярилыкны үстерү үзәге" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Проектның максаты – республикадагы яшьләрнең экологик культура дәрәҗәсен үстерүгә булышлык күрсәтү.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте