Буаның мәктәпкәчә яшьтәге нәниләре өчен Идел-ана турында дәрес узды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Буа шәһәренең "Әкият" гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында илнең төп елгасы – Идел турында сөйләштеләр. Педагоглар белән берлектә бакча балалары экологик бәйрәм әзерләгән иде. "Идел-ана елгасы" турында җырлар җырланды, флора һәм фауна турында шигырьләр сөйләнде, ярда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре беркетелде. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Алар мәктәпкәчә яшьтән үк экологик белем бирүнең әһәмиятле булуы хакында искәртте: "Балаларда гоманлы мөнәсәбәт һәм барча тереклекнең әһәмиятле булуын аңлау формалаша. Табигатьне бәяләү, саклау һәм яклау омтылышы барлыкка килә", – ди алар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International