Әлмәт районында яшәүче һәркем икенчел чималны җимеш бирә торган алмагач үсентеләренә алмаштыра ала. 9 сәгатьтә Әлмәт ш., Әминов ур., 9а йорт адресы буенча Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан, ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән берлектә, “Агачны бергәләп коткарыйк” табигать саклау акциясе оештырыла. Һәр 5 кг макулатура, 3 кг батарейка яки 0,5 кг пластик шешә өчен чарада катнашучылар агач үсентесе ала алачак.
Чараның максаты – тереклек итү тирәлеген камилләштерү, өч бурычны хәл итү юлы белән:
- Чистарту. Макулатура, ПЭТ-шешә һәм батарейкаларны алга таба эшкәртү максатында кабул итү;
- Савыктыру. Тапшырылган икенчел чималны агач үсентеләренә алмаштыру;
- Балаларны тәрбияләү. Балаларны әйләнә-тирәлеккә карата яңа культуралы мөнәсәбәткә өйрәтү.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте