Балаларны урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру һәм кеше тормышында табигатьнең әһәмиятен ачып салу. Чистай районының “Мозаика” гомумүсеш төренә караган 20 нче балалар бакчасында экологик чара булып узды. Дәрес кысаларында балалар язгы урманга виртуаль сәяхәт кылды һәм, “Урман дозоры” отряды әгъзалары ролендә чыгыш ясап, табигатьне саклау чараларын өйрәнде. Алган белемнәрне ныгыту максатында, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгече Сергей Юданов тарафыннан экологик викторина оештырылды. “Һәр кешенең бурычы – үзенең туган төбәген, туган табигатен хөрмәт итү, аны карау, хәлдән килгәнчә саклау, аның байлыкларын үрчетү. Исегездә тотыгыз, үзеңнең туган төбәк табигатеңне кайгырту – ул, иң беренче чиратта, үзеңне кайгырту, чөнки сез дә бу табигатьнең бер кисәге”, – дип билгеләде эколог. Табигать саклау чарасында актив катнашкан өчен балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте