Чистайда суднолар ремонтлау заводында барлыкка килгән һәлакәт нәтиҗәләрен анализлау максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре су үрнәкләрен алды. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нефть продуктлары 15 мәртәбә артып киткән. Исегезгә төшерик, ремонт эшләре барышында суднода тишек урын барлыкка килгән, нәтиҗәдә дизель ягулыгы разгерметизацияләнә.
Хәзерге вакытта экологлар уздырган тикшерү материаллары ТР буенча Росприроднадзор идарәсенә җибәрелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте