Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.
Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской 2018 елда геологик өйрәнү максатларында файдалану өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеген раслады. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша.
Казанлылар фосфорсыз юу чараларына күчәргә әзерме? Казан үзәгендә татарстанлыларны экологик юуу чараларын файдалануга күчүгә өндәү буенча сораштыру-анкета сорауларына җавап алу чарасы уздырылды. Волонтерлар аларның ни өчен куркыныч булуы һәм нәрсәгә алмаштырырга мөмкин булуы турында аңлатты.
Лениногорскиның Трубная һәм Чайковский урамнары кисешкән урын. Шушы урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чистартылмаган канализация суларының җирлек рельефына ташлану очрагын теркәде. Пычранган урын мәйданы 109,6 квадрат метр тәшкил итте.
Түбән Кама шәһәре атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән пычраткыч матдәләрнең теркәлгән күләме 6,6 мәртәбә кимегән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт экология экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормага салу идарәсе белгечләре шундый мәгълүматлар җиткерде.
Яраксыз лампаларны тапшыру өчен махсус контейнерлар Әлмәтнең 7 урынында урнаштырылган. Куркыныч калдыкларны җыю пунктлары түбәндәге адресларда урнашкан:
2 февраль – Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне 1971 елда Рамсар шәһәрендә (Иран), барлык дөньяда тотрыклы үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен саклау һәм рациональ файдалану максаты белән Сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.
Казанда мәктәп укучылары өчен унсигезенче мәртәбә шәһәрнең ачык "Зилант" экология форумы узды, ул мәктәп укучыларының интеллектуаль һәм иҗади яктан үз-үзен күрсәтүе өчен оптималь шартлар тудыруга, югары сыйныфларда укучыларга һөнәр сайлау эшендә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән.
15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.