Бүген экологлар калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 35 урынын ачыклады. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горьков тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча тимер юллардан аерып алынган полосалар тикшерелде. Тимер юлдан билгеле бер ераклыкта урнашкан территорияләрнең санитар торышын карау эшендә ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, Казан районнары, республиканың Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләре хезмәткәрләре, Горьков тимер юлы һәм Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе вәкилләре катнашты. "Билгеләп узарга кирәк, елдан-ел тимер юллардан аерылган полосаларның экологик торышы яхшыра бара. Узган ел шушындый рейд барышында 47 санкциясез чүплек урыны ачыкланган иде, быел исә – 35. Юл кырыйлары буйлап нигездә 30 кубометрга кадәрле чүплек урыннары күренә, аларны кул белән дә җыештырып юк итәргә була", – дип хәбәр итте ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов. Экологлар контейнер мәйданчыкларының һәм гараж кооперативларының торышына карата төп канәгатьсезлекләрне белдерде, чөнки әлеге урыннарда күләмле чүплекләр теркәлә.
Табигать саклау законнары бозылуның ачыкланган очраклары буенча актлар төзелде. Аларны бетерү эшләре 10 көн эчендә төгәлләнергә тиеш, бу хәл яңадан кабатланган очракта, хокук бозучыларны штраф санкцияләре көтә. Комиссия тарафыннан чираттагы тикшерүне уздыру 11 майда планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте