Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.
Балтач районында гомуми таралган файдалы казылмалар табуны табигать саклау законнарын бозмыйча гамәлгә ашыралар. Бу хакта авыл җирлекләре Башкарма комитетлары вәкилләре белән уздырылган уртак рейд нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары хәбәр итте. 7 карьерда (шәхси ихтыяҗлар өчен кулланыла торган) экологлар тарафыннан җир асты байлыкларын табу шартларының үтәлеше тикшерелде, территорияне квадрокоптер ярдәмендә карадылар.
21 ноябрьдә 2017/2018 уку елы өчен "Мәктәп эко-патруле" конкурсына йомгак ясала. Шул ук вакытта Казан укучылары яңа чүплек урыннарын теркәүне дәвам итә.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды Россиякүләм табигатьне саклау җәмгыяте, "Россия тыюлыклары" экоүзәге" АКО һәм "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Иң яхшы эковолонтерлык отряды" россиякүләм конкурсының уздырылуы турында игълан итә. Тантаналы рәвештә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2018 елның декабрендә булачак.
Минзәлә укучыларын экологик агарту өлешендә эш ничек корылган? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Мусора. Больше.Нет. Набережные Челны" экологик хәрәкәте координаторы Гүзәл Красноперова һәм эшкәртү компанияләре вәкилләре мөгаллимнәр һәм укучылар белән очрашты.
Вертолет ярдәмендә тикшерү барышында Балык Бистәсе районының Полянка авылында санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын бирегә җирле халык китереп ташлаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары исәпләп чыгарганча, чүпләү мәйданы 150 кв. м., ә күләме 20 куб. м. тәшкил итә. Бирелгән күрсәтмә нигезендә Полянка авыл җирлеге Башкарма комитеты әлеге җитешсезлекне оператив рәвештә бетергән.
Бүген Менделеевск һәм Алабуга районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов халыкка табигать саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләр бирде.
Буа бәләкәчләре – табигатьнең яшь сакчылары. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре "Теремок" гомумиүсеш төрендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне экобалалар рәтенә кертү тантанасын уздырды.
2018 елның 24 октябрендә Мәскәү Хөкүмәтенең Биналар комплексында "Геологоразведка 2018" бишенче халыкара форумы булачак, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгы рәсми сайтында. Чара "Росгеология" АҖ эгидасында РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы партнерлыгында уздырыла.
Чаллы мәктәп укучылары ялларны чисталык эгидасында уздырды. 20 экоактивист – скаутлар һәм аларның ата-аналары – экологик өмәдә катнашты. Менделеевск районының Ижевка авылы янәшәсендәге чишмә территориясендә җыештыру эшләре башкарылды. Иҗтимагый берләшмәдә катнашучылар билгеләп узганча, алар ел саен чыганакларны торгызу һәм чистарту эшләрендә катнаша.