Әлмәт районындагы ял базасы территориясе төзелеш калдыклары белән чүпләнгән.
16 октябрьдә Менделеевск һәм Алабуга районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына ел башыннан бирле 7883 мөрәҗәгать килде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Әлмәт шәһәренең 35нче «Әкият иле» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать дөньясы» темасына экологик дәрес үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы укытучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә кеше һәм табигатьнең аерылгысыз бәйләнеше турында сөйләделәр.
Экскаватор, тракторлар, үзбушаткычлар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Мөслим районындагы Ык елгасының яр буе полосасында җир эшләрен алып баручы махсус техниканы теркәде. Зур Чакмак авылыннан көнчыгыштарак ком-гравий катнашмасын законсыз чыгару су кисеменнән ике метр ераклыкта башкарылган. Законсыз гамәл кылу урынының гомуми мәйданы 1 200 квадрат метр тәшкил итә.
Экологлар Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында чистарту корылмалары ташландыкларында пычраткыч матдәләр катнашмасының рөхсәт ителгән нормадан йөз тапкыр артып китүен ачыклады.
Экология турында мәктәп укучылары белән бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов әңгәмә корды. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырган «Эшлекле иртәнге аш» проекты кысаларында 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу үткәрелде.
Су тонык һәм үз төсен үзгәрткән. Әлмәт халкыннан Дала Зәе елгасындагы суның сыйфатына карата шундый хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, урынга килеп, Яр буе территориясен тикшерде һәм пробалар алды.
Кара металл ватыклары һәм калдыклары, файдаланудан чыккан автомобиль шиннары. Болар барысы да гомуми 2 250 квадрат метр мәйданда Әлмәттә металл ломы кабул итү пункты территориясендә сакланган.