Әлки районы Чуаш Майнасы авылы килгән кунакларны чәчәк белән түгел, ә чүп белән каршы ала. Битараф булмаган гражданнардан шикаять "Халык контроле" системасы аша килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.
"Чиста биттән!" экологик рәсем конкурсы 1-11 сыйныфларда укучылар өчен игълан ителде.
Яраксыз материалдан эшләнмәләр ясау, фенологик күзәтүләр, мәрхәмәтлелек ярминкәләре һәм экологик конкурслар. Боларның барысы да яңа уку елында Арчаның 3 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе – балалар бакчасында укучы балаларны көтә.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 8252 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 3923 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1192 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1150 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1987 мөрәҗәгать алынды.
"Җир өслегенең 71%ы су белән: океаннар, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм бозлар белән капланган. Якынча 96,5%ы тозлы, авыл хуҗалыгы өчен һәм эчәргә яраксыз суга туры килә", – дип сөйли башлады суның әһәмияте турында ТР Экология министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре.
"Бәллүр компас" илкүләм премиясенә җиденче заявка кампаниясе старт алды. Катнашу өчен заявкалар география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларын тормышка ашырган Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең гражданнарыннан, иҗади берлекләрдән, үзебезнең ил һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләреннән кабул ителә.
Вертолет белән тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казандагы предприятиеләрнең берсе территориясендә зур чүплек булуын ачыклады.
Тәҗрибә уртаклашу өчен 4 көн Кырымда. "Чиста булачак" экологик хәрәкәте активының республика мәктәбе кысаларында аерым билгеләнгән 3 волонтер Кырым коллегалары белән очрашты. Менә инде бер ел дәвамында Бакчасарайның төзелеш, архитектура һәм дизайн көллиятендә экологик хәрәкәт күзәнәге эшләп килә. Даими рәвештә, ярты елга бер мәртәбә, ике республика активистлары киләчәккә планнар турында сөйләшү һәм яңа уртак проектларны тормышка ашыру максатында очраша.
Казан укучылары шәһәрнең ачык "Балалар күзлегеннән караганда – хайваннар дөньясы" рәсемнәр конкурсында катнашу өчен чакырыла. А3 форматындагы хайваннар дөньясы объектларыннан иҗади эшләр теләсә нинди техника белән эшләнергә мөмкин: карандаш, фломастер, гуашь, акварель, пастель, май, катнаш техника һәм башкалар. Зоологик рәвем максималь дөрес булырга тиеш.