76 нчы гимназия укучылары Министрлыкның Чаллыдагы махсус эколабораториясе белән таныштырылды

2019 елның 1 марты, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 76нчы гимназиясендә укучылар белән әңгәмәсендә әйләнә-тирә мохитне бәяләү системасында экоаналитик контрольлекнең әһәмияте турында сөйләде. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре укучыларны судан, һава һәм туфрактан пробалар алу һәм аларга анализ ясау процессы белән таныштыру максатыннан экскурсия уздырды.

“Экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән инспекторлык эшчәнлеген пычрану дәрәҗәсе һәм характеры турында төрле яклы объектив мәгълүматлардан башка гына күз алдына да китереп булмый. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануын өйрәнү һәм аңа дөрес “диагноз”  кую өчен заманча ысуллар һәм технологияләрдән файдалану нигезендә экоаналитик контрольлек үткәрү таләп ителә”, – дип билгеләп үтте инспекция начальнигы Фәүзия Фәлахова.  Укучылар лаборатория тикшеренүләре үткәрү өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук күчмә экологик лаборатория мөмкинлекләре белән таныштырылды. Бу җиһазның 7 компонент буенча, шулай ук метеопараметрлар буенча атмосфера һавасына анализ ясау мөмкинлеге бирүе искәртелде. Республикада экологик лаборатория белән җиһазланылган 6 автомобиль бар, дип сөйләп үтте укучыларга белгечләр.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International