Экоквест ике ел эчендә яшь буынның идеяләрен һәм карарларын тормышка ашыру мәйданчыгына әйләнгән. Бөтен процесс ике этаптан тора һәм ул тикшеренү биремнәрен, гамәли биремнәрне үз эченә ала. Аларны чишү студентларга үз мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтүгә юл ача. Программада катнашучыларның үз вузларында суны сакчыл тоту программасын эшләп гамәлгә кертүе квест йомгагына әйләнәчәк.
Еллык проектның, “Россия суы” федераль максатчан программасы кысаларында, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тәкъдиме белән, ЭКА Яшел хәрәкәте ярдәмендә тормышка ашырылып килүен искәртик. Экологик чарада катнашучыларны теркәү сайтта (вода.вузэкоквест.рф) хәл ителә.
Җиңүчеләр Россия “Яшел” вузлары ассоциациясе Бөтенроссия слетының мәгариф программасында катнашачак. 15 лидер-командага үзләре өчен бик тә файдалы экопризлар тапшырылачак, ә аларның уку йортлары “Яшел” вузлар ассоциациясенә чакырылачак.
Экоквестта катнашучы студентлар 2017 елдан бирле 155 университетта суны сакчыл тоту буенча үзләренең проектларын тормышка ашырган инде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте