Минзәлә районында экологик тәрбия дәресе булып узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Сабый биләүсәдән бу дөньяны танып белә башлый.  Балага әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү белән бергә, аның, бәллүр савыт кебек, бик тиз “уалучан” булуын аңлату, табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү, нинди гамәлләребезнең  төзәтеп булмаслык зыян салуын аңлату кирәк. Балалар бакчасында экологик тәрбия дәресләре нәкъ менә шушы бурычларны хәл кылырга тиеш. Шуны истә тотып, “Мәктәпкәчә белем бирү системасында инновацион технологияләрне тормышка ашыру” дигән темага семинар кысаларында Минзәлә районының “Чишмә” 10 нчы балалар бакчасында экология дәресе уздырылды.

Сабыйларга чүпне аерып җыю зарурилыгы, экологик һәлакәтне булдырмас өчен һәркайсыбызның нәрсәләрне эшли алуы  турында сөйләп үтелде.  Моннан тыш балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә чүптән файдалы әйберләр ясарга мөмкин булуы турында сөйләгән, калдыкларның төрле төрләре өчен булдырылган  контейнерлардан ничегрәк файданырга икәнен өйрәткән фильм күрсәтелде.

 Экодәрес кысаларында балалар, педагог белән бергәләшеп, “Табигать бүләкләре” күргәзмәсен ясады. Анда сабыйларга әйләнә-тирә дөньяның серләрен ачкан мавыктыргыч уеннар, төрле кулланма әсбаплар, рәсемле альбомнар урын алды.

“Табигатьне саклау чаралары мәктәп укучыларында аеруча зур кызыксыну тудыра, шуңа күрә балалар бакчасында экологик белем бирү төп юнәлешләрдән берсе булып санала”, – дип билгеләп үтте балалар учреждениесе педагогы.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International