Ел башыннан бирле Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 489 мөрәҗәгать кергән

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Табигатьне саклау законнарын бозуның шаһитына әйләнгән тәкъдирдә, бу хакта  Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга мөмкин булуын беләсезме икән? Моның өчен элемтә каналлары да булдырылган. Болар: телефон – (843)267-68-67; электрон почта: eco.signal@tatar.ru; интернет-кабул итү: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm; WhatsApp һәмTelegram- +79872169779; “Халык контроле” – “Экология” категориясе; “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымта.

Экологлар ел башыннан бирле инде  489 мөрәҗәгатьне карап тикшергән. Шуның 26сы – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 104 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 143 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 216 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Шуны да исегезгә төшереп үтик: республика территориясендә табигатьне саклау законнарын бозу турында оператив төстә хәбәр тапшырган гражданнарга (хәбәрне закон бозу мизгелләре чагылдырылган видеоязма яки фотосурәтләр белән бергә тапшырырга кирәк)  1500 сум күләмендә акча бирелә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International