Татарстанда “Экологик белемнәр ае” проекты тормышка ашырыла башланды

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Татарстанда “Экологик белемнәр ае” старт алды. Чараны “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте оештырды. Проектның әһәмияте республикабызның әйләнә-тирә мохите өчен көн кадагына суга торган күп кенә мәсьәләләргә бәйле.

Яшьләр лидерлары Казан шәһәренең  89нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дүрт экология дәресе үткәрергә дә өлгерде инде.

Беренче дәреснең максаты үзебез дә белештермәстән үтәп-саклап килгән экологик законнарны барлау-өйрәнүдән гыйбарәт булды. Укучылар үзләренең экологик белемнәре белән уртаклашты.

“Татарстан Республикасы фаунасы” дигән тема буенча уздырылган икенче дәрестә балалар хайваннар дөньясының гаҗәеп вәкилләре белән таныштырылды.

Гадәти чүп артында нинди кыйммәтле ресурслар ята? “Әйбәт” калдыкны “файдасыз”ыннан ничегрәк аерырга була?  Бу сорауларга активистлар калдыкларны аерып җыю дәресендә бик төгәл һәм аңлаешлы җаваплар бирде.

Азык-төлек гомер-гомергә кеше өчен бик тә мөһим һәм кирәкле әйберләрнең берсе булып килгән. Краннарыбыздан ага торган суның чисталыгы турында бик еш уйлансак та, табыныбызга “кунаклаган” ризыкларның ни дәрәҗәдә табигый булуларына кайвакыт игътибар биреп җиткермибез. “Экологик иминлек һәм азык-төлек продуктлары” дәресендә нәкъ менә шул хакта – азык-төлекнең әһәмияте, аның составы, сәламәтлегебезгә йогынтысы турында сөйләшү булды.

Экологик белемнәр дәресен тыңлаучылар сафына кушыласыз килсә, 89375786601 номерына шалтыратып, Эльвина Гатиятуллина белән элемтәгә керә аласыз.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International