Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында каты көнкүреш калдыклары полигоннарында чүплек газын утильләштерү һәм Әлмәтнең шәһәр күлен савыктыру проекты каралды. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков рәислегендә узган киңәшмәдә “Росприроднадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Түбән Идел бассейн-су идарәсе, республика башкарма хакимияте органнары, “Татнефть” ГАҖ, Әлмәт, Лениногорск һәм Бөгелмә районнары, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм фәнни бергәлекләр вәкилләре катнашты.
“Бүгенгә без каты көнкүреш калдыклары полигоннарын газдан арындыру системасын һәм проект документларын эшләү буенча геохимик тикшеренүләр үткәрү, тәкъдимнәр эшләүгә 2,5 млн сумнан артыграк акча җәлеп иттек”, – дип билгеләп үтте “Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең сәнәгать, экологик иминлек һәм хезмәтне саклау идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Нәҗмиев. “Каты көнкүреш калдыклары полигоннарында чүплек газын утильләштерү проектын “Чиста ил” федераль проектына кертү планлаштырыла. Без республиканың әйләнә-тирә мохитен саклау чараларында актив катнашкан өчен предприятиеләр вәкилләренә бик тә рәхмәтле”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Киңәшмә барышында шулай ук Дала Зәе елгасы һәм Әлмәтнең шәһәр күле акваторияләрен савыктыру буенча чаралар программасы проекты каралды. «ЭкоЛидер» фәнни-тикшеренү компаниясе директоры урынбасары Вадим Мозжерин Карабаш сусаклагычыннан Әлмәт буасына кадәрге участокта Дала Зәе елгасын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, тирә-юнендәге территорияләрне су басу ихтималы һәм үзенчәлекләренә кагылып үтте. Муниципалитетлар вәкилләре Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә чистарту корылмаларын модернизацияләү планнары һәм башкарылган эшләр турында сөйләде. Фәнни бергәлекләр вәкилләре, үз чиратында, Дала Зәе елгасын һәм аның кушылдыкларын чистарту-савыктыруга карата комплекслы якын килүнең: профилактика, ягъни ташландык суларның эләүген булдырмый калуның, шулай ук локаль бурычларны ачыклау һәм аларны хәл кылуның мөһимлеген ассызыклады.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы алга таба да федераль һәм төбәк программалары кысаларында Татарстан Республикасы су объектлары торышын яхшырту мәсьәләләре өстендә эшлиячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте