Түбән Камада Түбән Кама сәнәгый узелын үстергәндә экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы булды. Комиссия составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.
Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы территориясендә яшел утыртмаларны кисү факты законлымы? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан коллектив мөрәҗәгать килде. Әлеге хәлгә бәйле рәвештә барлыкка килгән борчылу нәтиҗәсендә экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләрне тикшерү максатында әлеге урынга чыктылар. Яшел утыртмаларны кисү факты расланды.
"ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы студентлары теория белемнәрен тәҗрибә белән ныгытты. "Экология" курсын өйрәнү кысаларында укучылар ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш аналитик контрольлек инспекциясендә булдылар.
Вертолетта очып әйләнү вакытында экологлар калдыклар белән эш итүдә кагыйдә үтәмәүнең чираттагы очрагын ачыклады. Хокук бозу ачыкланган җир кишәрлеге Буа районы территориясендә урнашкан. Субаренда шартнамәсе нигезендә файдаланыла торган җиргә Казан компаниясе хуҗа, 4218 кв.м. мәйданда ул төсле һәм кара металл ватыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән.
Бүген Йошкар-Олада Идел буе федераль округы прокуратуралары һәм Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының Ачык төбәкара форумы узды. Очрашуның төп темасы Идел буе федераль округы территориясендә Идел елгасы бассейнына керүче су объектларының экологик иминлеген саклау факторы буларак су саклау өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү мәсьәләләре булды.
Офиста ел дәвамында кәгазь куллану өчен 700 миллионнан артык агач таләп ителә. Ел саен һәр офис хезмәткәре 160 килограмм кәгазь калдыгы тапшыра, ә чыгартып алынганнан соң аның тарафыннан бер тәүлек дәвамында кагазьләрнең 45%ы ташлана. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм кәгазь белән эш итүнең рациональ ысуллары турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында бөтен дөньяда "Кәгазьсез көн" акциясе уздырыла. Аны оештыручылар кешеләрне көнкүрештә һәм җитештерү тармагында максималь рәвештә кәгазь продукциясеннән башка эш итәргә чакыра.
Бүген Каманың су ресурслары 6600 сазан маймычына баеды. Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында елганы балыкландыру акциясе узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен арттыру максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында семинар-киңәшмә узды. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
"Иң зур яшенле яңгыр болытларының калынлыгы 16 км җитә. Ул Җирдәге иң биек Эверест тавы биеклегеннән ике мәртәбә зуррак дигән сүз, ә елдырма 1 секунд эчендә 140000 км араны узарга мөмки", – дип сөйли башлады ТР Экоминистрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре явым-төшемнәр турында.
"Ковал күлен күмәләр!". Лаеш районында яшәүче берничә кешедән берьюлы кайнар линия телефонына һәм "Халык контроле" системасына хәбәрләр килде. Тикшерү максатында әлеге урынга экологлар чыкты.