4 112 проба алынган, 20 733 анализ үткәрелгән. Аппарат киңәшмәсе кысаларында Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы Хадичә Сафиуллина әйләнә-тирә мохит объектларыннан алынган пробаларны тикшерүләр турында сөйләде. “2018 елда табигый су һәм ташландык сулардан – 543, туфрак, калдыклар һәм су төбендәге утырмалардан – 320, атмосфера һавасының пычрануын контрольлектә тоту автомат станциясе (АСКЗА) мәгълүматлар базасын исәпкә алмыйча гына, атмосфера һавасыннан – 2 171, биотест ысулы һәм гидробиологик ысуллар белән 975 проба алып тикшерелде. Атмосфера һавасын контрольлектә тотуның автомат станцияләре ярдәмендә 104 120 проба алынды, автомат рәвештә 2 207 520 анализ ясалды”, – дип хәбәр итте инспекция начальнигы. Шулай ук лабораториядә 2017 елдан җәйге “чәчәк ату” чорында Куйбышев сусаклагычы суында цианотоксиннарны билгеләү буенча тикшеренүләр үткәрелеп килә икән. Лаборатория белгечләре мәктәп укучылары һәм студентлар белән берлектә эшләүне аерым игътибар үзәгендә тота – 2018 елда 150дән артыграк укучы лабораториядә булып киткән, Казанның төрле университетларыннан 54 студент практика үткән.
Мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохиткә мониторинг бүлеге башлыгы Владислав Полушин республикабызда геологик мәгълүмат фондын алып бару турында сөйләп үтте. Ул мониторинг үткәрү вәкаләтләрен хәл кылу кысаларында, 2019 елга җир асты сулары биеклеге фаразы белән, Казан шәһәре территориясендә җир асты суларының гидродинамик торышының бәяләнүе, ТР Кама алды Көнбатыш һәм Көнчыгыш территорияләрендә II чираттагы Идел- Сурск һәм Кама-Нократ артезиан бассейннары чикләрендә төп файдаланылыштагы җир асты су катламнарына мониторинг-күзәтү челтәре территориаль схемасының булдырылуы турында хәбәр итте. “Бүлекнең агымдагы елга төп бурычларыннан берсе – Геология һәм җир асты биләмәләре буенча санлы мәгълүматлар республика банкында тупланган һәм яңа алынучы санлы геологик мәгълүмати ресурсларның нәтиҗәсен яхшырту, алардан файдалануны уңайлыракка әйләндерү”, – дип билгеләп үтте Владислав Полушин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте