2019 елның 22 мартына кадәр “Яшел дөнья - 2019” социаль-экологик рекламасының II төбәк бәйгесендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Чара “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте тәкъдиме белән, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары үзәге ярдәме нигезендә үткәрелә.
Бәйне түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: “Экологик тематикага спектакль”, “Экологик темага видеоролик”, “Экологик тематикага фотосурәт”, “Экологик тематикага агитацион плакат”, “Экологик тематикага авторның үзе язган шигыре”.
Бәйгедә Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләре коллективлары (10 кешедән артмаган) катнашырга мөмкин.
Чарада катнашу өчен 2019 елның 22 мартыннан да соңга калмыйча электрон почтага (sagu20@mail.ru) гариза язып җибәрергә кирәк. Плакатларны (принтер аша чыгарылган яки кулдан ясалган) “Орион” яшьләр үзәгенә китереп бирү шарт.
Бәйгегә 2019 елның 27 мартында 11.00 сәгатьтә “Шатлык” Яшьләр үзәгенең актлар залында йомгак ясала.
Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (http://mc-orion.ru/project/ekol/1282-obyavlyaem-ii-regionalnyy-konkurs-zelenyy-mir-2019.html) танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте