Табигать һәрвакыт үзенең сафлыгы һәм күркәмлеге белән үзенә җәлеп итә, ә инде аның белән аралашу безне әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлырак булырга өйрәтә. Азнакай районында “Күгәрченнәр белән кызык һәм мавыктыргыч аралашу” проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай интернат-мәктәбендә һәм шундый ук балалар өчен Актүбә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә чираттагы дәрес үткәрелде. Әлеге проектның Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылып килүен искәртеп үтәргә кирәк.
Чара Россиянең атказанган күгәрченнәр үрчетүчесе, элекке спортчы-җиңел атлет һәм педагог Виктор Александрович Даниловның сәламләү сүзеннән башланып китте. Балалар күгәрченнәр үрчетүнең тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында күгәрчен почтасының мөмкинлекләре, канатлы “спортчы”ларның спорттагы бүгенге батырлыклары турында чыгышны бик зур кызыксыну белән тыңлады. Балалар үзләре дә бик күп сораулар бирде. Аларны күгәрченнәрнең күпме яшәве, канатлы дусларыбызга нинди ризыклар ашатырга кирәклеге, ни өчен аларның өйләренә кайтулары – барысы да кызыксындырды.
Укучылар кулларына күгәрченнәр тотып фотога төште. Моңа алар, әй, куанышты! Олылар да битараф калмады. Ничек кенә дисәк тә, әйләнә-тирәбезгә карата мәхәббәт һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт тарафына тагын бер адым ясалды бит!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте