Табигать сагында – инспектор ханымнар. Казан шәһәре Совет районында бер гектар җирнең чүплеккә әйләндерелүе ачыкланган

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген гүзәл затларыбыз эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек ир-атлар белән иңгә-иң торып хезмәт куя. Бизнеста да, сәясәттә дә эшлиләр, хәтта чүплекләрдән дә борын җыермый алар. Анна Апанаева – көннең-көнендә табигатьне саклау законнарын бозучыларны армый-талмый эзләүчеләрнең берсе. Әле алдагы көнне генә дә ул табигатьне саклау законын бик хәтәр бозу очрагын ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары “Росреестр” ТР буенча идарәсе белгечләре белән үткәрелгән уртак рейд барышында 10 мең м2 мәйданда калдыклар өеменә тап булган. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычранган җир биләмәсе – Казан шәһәре Совет районы Тынычлык урамында. Хәзер белгечләр җир кишәрлеге милекчесен билгеләү белән мәшгуль – нәкъ менә ул чүплекне  юкка чыгарырга һәм табигатькә китерелгән зыянны капларга тиеш. Әлеге факт буенча гаепле зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы (Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International