Экоихтыяри инспекторлар рәтенә ничек басарга? Бүген "Чиста Татарстан" программасында – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясенең идарә башлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторы Алина Фролова. Студия кунаклары Татарстанда иҗтимагый экология контроленең ни рәвешле башкарылуы, ихтыяри затлар ачыклаган һәм чикләгән бозуларның күләме һәм аларның вәкаләтләре нидән гыйбарәт булуы турында сөйләячәк.
Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен "Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсы игълан ителде.
Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге әйләнә-тирә мохиттә Яшь тикшеренүчеләр бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын игълан итә. 12дән 18 яшькә кадәрге яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз.
Ишегалды лагерьлары, мастер-класслар, квест-уеннар, санитар өмәләр, экология дәресләре – болар әле республиканың 45 муниципаль берәмлегендә эковолонтерлар тарафыннан уздырылган активлыкларның тулы булмаган исемлеге.
30 ноябрьгә кадәр экология тематикасы буенча сәхнә номерларының шәһәр фестивалендә сайлап алу туры уза. Катнашу өчен 6-18 яшьлек балалар, иҗат коллективлары да, аерым башкаручылар да чакырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең гараж кооперативы территориясендәге санкцияләнмәгән чүплек турында хәбәр экологларга "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша килде. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре урынга чыккач әлеге мәгълүмат расланды.
15 декабрьгә кадәр "Минем кече ватаным: табигать, культура, этнос" россиякүләм конкурсының шәһәр этабында катнашу өчен эшләр кабул ителә. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә уздырыла.
"Чиста биттән!" экологик рәсем конкурсы 1-11 сыйныфларда укучылар өчен игълан ителде.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 8501 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 4070 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1223 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1185 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2023 мөрәҗәгать алынды.