Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, декларацияләр тапшыру кампаниясе кысаларында, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашында семинар үткәрелде. Чара барышында министрлык хезмәткәрләре тарафыннан 2018 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшыру, шулай ук дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш максатында билгеләнгән тыюларны һәм вазифаи бурычларын үтәү мәсьәләләре каралды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте