Әлмәт шәһәрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга киртә куйган. Тикшерү барышында сәүдә предприятиесе территориясендә җир асты скважинасы табылган. Экологлар аңлатканча, фәкать тиешле лицензиягә ия булган очракта гына җир асты суларын чыгарырга мөмкин. Инспекторлар, скважинадан файдалануга рөхсәт документларына ия булмавы сәбәпле, вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ беркетмә төзеп, күрсәтмә чыгарган.
Хәзерге вакытта скважинадан файдалану туктатылган, шушы араларда җир асты скважинасы юкка чыгарылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте