Территорияне чүпләгән өчен 400 мең сумлык штраф. Татарстан Республикасы Югары суды “Строймастер компаниясе” ҖЧҖ дәгъвасын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар чыгарган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү барышында Әлмәт районы “Орленок” ял базасы территориясендә чүплек ясап куйган подряд оешмасының гаебен раслаган. Территориянең төзелеш чүбе белән пычрануы инде узган елның сентябрь аенда ук теркәлгән булган, әмма чүплек ясап куйган компания административ җәзаны үтәргә ашыкмаган. “Строймастер компаниясе” ҖЧҖ Әлмәт шәһәр судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Хокук органы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре ягын хуплаган. Моңа бәйле рәвештә ТР Югары Судына кабат дәгъва җибәрелгән. Материалларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча компания гаебе расланып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы, 8.7 статьясындагы 2 өлеше нигезендә 400 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте