Экологлар Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында пычрак кар өеменә тап булган

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре экологик мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагына юлыккан. Баксаң, Чаллыда бер КамАЗ автомобиле карны вакытлыча өю урыны булып тормаган җир кишәрлегенә пычрак кар аударып калдырган икән. Рөхсәт ителмәгән урынга аударылган пычрак кар өеме гомуми мәйданының  1800 кв. м артыграк булуы исәпләп чыгарылган. Лаборатория белгечләре карның агулы матдәләр белән пычранганлыгын раслаган. Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләренә караганда, кар пробаларындагы агулы матдәләр хәвефлелекнең 4 классына карый.  Юридик зат   җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International