Һәркайсыбызның өлеш кертүе кирәк. Апас мәктәбендә укучылар белән табигатьне кайгырту турында сөйләшү булды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Планетабызның язмышы безнең һәркайсыбызның экологик яктан ни дәрәҗәдә аңлы-белемле булуыбызга бәйле, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре. Инспекторлар Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укучылар өчен экология-агарту дәресен уздырды.

Балаларга Кызыл китап – җир йөзеннән юкка чыгу куркынычы янаган сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр исемлеге турында сөйләп үтелде. Аеруча саклауга мохтаҗ төрләр бу, дип билгеләп үтте экологлар. Берочтан балаларның үзләренең дә хайваннар дөньясы турында белемнәре тикшерелде: викторина барышында хайванар арасыннан кайсының иң зур булуына, кайсының иң яхшы сикерүенә ачыклык кертелде. “Мантыйк кайда?” экологик уены кысаларында белгечләр чүпне аерып җыю, кояш батареяләрен куллану өлкәләре һәм табигатьне саклау юнәлешендәге күп кенә башка мәсьәләләр турында сөйләде. “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре миңа кагылмый, дип читтә калырга ярамый. Моңа һәркайсыбызның өлеш кертүе кирәк. Әйдәгез, бу эшкә чын-чынлап тотыныйк әле!” – дип балаларны изге эшкә өндәде экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International