Александр Шадриков: “Дөньябызны күңел җылысы һәм елмаю яктысы белән бизисез!”

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кадерле, сөекле туташ-ханымнарыбыз!

Сезне чын күңелдән искиткеч җылы, матур, якты бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Көндәлек тормыштагы эш-мәшәкатьләр еш кына нәфис зат булуыгызны оныттырып,  үзегездән ирләрне дә сокландырырдай ныклык күрсәтергә мәҗбүр итә. Шуңа да карамастан, игелеклек, рәхим-шәфкатьлек кебек изге сыйфатларыгыз белән тирәгездәгеләрне сөендереп яшәргә көч табасыз. Хезмәтегез, эчке һәм тышкы гүзәллегегез өчен рәхмәт! Тармакта эшләп киткән ветеран хатын-кызларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иеп, чиксез зур ихтирам- рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Бу бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге телибез!    Һәр туган көн үзегезне якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртуы белән сөендерсен, тормышыгызны матур хис-тойгылар белән баетсын!

Дөньябызны күңел җылысы һәм елмаю яктысы белән бизәүне дәвам итегез!

А.В. Шадриков,

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International