Экологлар ел башыннан бирле 534 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 534 мөрәҗәгать кергән. Шуның 29ы – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 108 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 160 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 237 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша,  +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр  итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International