Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә экологик агарту максатыннан экология дәресе үткәрелде. Табигатьне сөюче 28 бала интерактив рәвештә заманча технологияләр ярдәмендә калдыкларның төрләре һәм аларны утильләштерү ысуллары турында белүгә иреште. Дәрес экологияне саклау эшенә һәркайсыбызның ничегрәк өлеш кертә алуына бәйле киңәшләрне дә үз эченә алган иде. Хәтәр калдыкларны җыю өчен һәрбер районда диярлек контейнерлар булдырылган. Эшкәртелә торган чүпкә гражданнарыбыз һәм махсус предприятиеләр тырышлыгы белән икенче “сулыш” өрелә, дип аңлатылды укучыларга.
“Туфрактагы пыялага таркалып юкка чыгу өчен бер гасырдан артыграк вакыт кирәк. Ә ул үсемлекләрнең үсүенә комачаулый, шулай ук урман җәнлекләрен яраларга мөмкин. Гадәти батареядәге авыр металларга килгәндә, алар дүрт йөз литрга якын грунт суын агулауга сәләтле” – мәктәп педагогы әнә шундый статистика мәгълүматларын китереп үтте.
Укучыларга шулай ук кешенең табигый процессларга тыкшынуының аянычлы нәтиҗәләре, Татарстанда “тукталыш” ясаучы күчмә кошларның нинди кыенлыклар кичерүе турында сөйләп үтелде. Балаларга кайбер кошлар төрләре үрнәгендә аларның юкка чыгу сәбәпләре аңлатылды, сирәк очрый торган хайваннарны саклау ысуллары тәкъдим ителде.
Дәрестә, белем бирү характерындагы мавыктыргыч материалдан тыш, иҗади биремнәр, өстәл уеннары, гадәти булмаган тарату материалларыннан да файдаланылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте