Екатеринбургта төбәкләрнең сәнәгать экологиясе мәсьәләләре каралачак

2019 елның 5 марты, сишәмбе

2019 елның 13-14 мартында Екатеринбургта Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Төбәкләрнең сәнәгать экологиясе” IV Бөтенроссия конгрессы уздырыла.

Аны башкаладан читтә үткәрү идеясе профессиональ бергәлекнең яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгын булдыруга ихтыяҗ кичерүе җәһәтеннән өлгереп җиткән. Бу формат проблемаларны белгечләрнең тар даирәсе тарафыннан тикшерелүе урынына дискуссиягә төрле тармаклардан коллегаларны җәлеп итеп, күтәрелгән темаларны төрле яклап тикшерүне күздә тота.

Конгресс программасына “Экологияне саклауга юнәлеш тоткан предприятиеләр” күргәзмәсе, “Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту ягыннан төбәкләрне тотрыклы үстерү”, “Экология” илкүләм проекты” төбәкара секциясе, “Җәмгыять һәм сәнәгать: экологик аң күзлегеннән тормыш сыйфаты” дигән темага “Түгәрәк өстәл” һ.б. чаралар кертелгән.

Конгресста катнашучыларның һәм кунакларның теркәлүе – мәҗбүри (http://ural-rospromeco.com/registratsiya-na-iv-vserossiyskiy-kongress-promyshlennaya-ekologiya-regionov-2019).


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International