ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 апреленнән Татарстан Республикасы урманнарында, “2019 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында” 13.03.2019  ел, № 180 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, янгыннан саклану сезоны ачылды, дип хәбәр ителә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

 Экояз-2019” акциясе кысаларында Әлмәт шәһәре “Әкияти ил” баланы үстерү үзәгенә йөрүчеләр белән “Планета “йөзе”нә чүп килешми” дигән темага экология дәресе үткәрелде.

20 апрель көнне Казанда “Tat-Rus” проектының шәһәрдә ориентирлашу һәм туган якны өйрәнү буенча унтугызынчы уены уздырыла. Чарада катнашуга гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә.

Экологик тәрбия бүген көн кадагына суга торган бик тә әһәмиятле мәсьәләгә әйләнде.

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм һәрбер укучының әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау мөмкинлекләре турында искә төшерделәр.

Соңгы вакытларда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында икенчел чимал җыю турында белдерүләрне бик еш күрергә мөмкин. Балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бик тә мөһим һәм кирәкле эш бу.


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Әлмәттә кара һәм төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген алып баручы бер хосусый эшмәкәргә карата административ тикшерү төгәлләгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Үчәлле авылыннан 2 чакрым ераклыктагы ерганакның көнкүреш чүбе, үсемлек калдыклары, биналарны сүткәннән соң калган чүп-чар белән пычратылуын теркәгән.

Бүген Татарстан Республикасының иң яшь һәм иң заманча шәһәре – Иннополиста икенчел чималны җыю буенча акция башланып китте. Биредә яшәүчеләр үзләре тәкъдим иткән тәүге акция бу.

20 апрель көнне Горки-Әмәт урманында (Җиңү проспекты, 69) “Экояз 2019” Төп өмәсе һәм агачлар утырту буенча акция була. Теләгендә булган барча кешене шунда чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International