Әлмәт предприятиесе 800 мең сумлык штрафтан тыш, табигатькә зыян салган өчен тагын 300 мең сум түлиячәк

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районы төзелеш компаниясеннән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары миннистрлыгы файдасына 300 мең сумнан артыграк күләмдә штраф түләтү турында карар чыгарган. Әлеге предприятие тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен әнә шуның кадәр түләргә туры киләчәк.

Оешма 2018 елда Әлмәт районында “Соловьевский” җир асты биләмәсендә законсыз төстә 739 куб. м. күләмендә известьташ чыгарган өчен  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. “Без ул чагында уздырылган рейд барышында предприятиенең лицензияле карьер чикләреннән чыгып файдалы казылма чыгаруын ачыкладык,” – дип сөйләп үтте дәүләт инспекторы Ригина Рәфагетдинова. Шул  вакытта табигатьне саклау турындагы  законны бозучылар 800 мең сум күләмендә штраф түләде.

“Әмма административ җаваплылыкка тарту закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдән һәм китерелгән зыянны каплаудан азат итми.  Шуңа күрә хәзер предприятиегә  317 520 сум түләргә туры киләчәк,” – ди эколог.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International