Экологик җәй! Яшел Үзән районының ике балалар лагеренда чисталык дәресләре узган

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзән районының “Исток” лагеренда ял итүче балалар экологиягә карата сакчыл мөнәсәбәттә яшәргә, табигать байлыкларын сакларга, иске әйберләргә яңа “сулыш” өрергә һәм экологик продуктларны

башкаларыннан аерырга өйрәнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре укучыларга экологик эшчәнлекнең мөһимлеге турында сөйләп, әйләнә-тирәбездәге табигатьне өйрәнү һәм танып белү нәтиҗәсендә без табигатькә якынаеп кына калмыйбыз, бәлки әле аның байлыкларын ничек сакларга һәм ишәйтергә икәнен дә яхшырак аңлыйбыз, дип билгеләп үткән. Дәрес барышында балалар “Кайда экологика?” дигән мавыктыргыч уенга да җәлеп ителгән. Уен “Уртаклык тап”, “Кирәкмәсен алып куй” һәм “Һәммә нәрсә формуласы” дигән өч раундтан торган.

“Балаларның күзләрендә төрле чаралардан катнашу теләге ярылып ята. Әлеге уен тормышта теге яки бу экологик проблемаларны хәл иткәндә кирәкле сыйфатларны һәм осталыкны күрсәтү мөмкинлеге бирде,” – ди ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту белгече Дарья Ярчихина.

Ведомство хезмәткәрләре “Березка” лагерен да игътибардан читтә калдырмаган. Биредә Яшел Үзән укучылары шулай ук табигатьне саклауга ничегрәк ярдәм итеп булу турында күп кенә киңәш-табышлар ишеткән, тәҗрибә алышкан һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча идеяләрен тәкъдим иткән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International