“Иң яхшы эковолонтерлар отряды” дигән Бөтенроссия бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Иң яхшы эковолонтерлар отряды” II Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 28-31 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия экологик белем буенча конференция кысаларында хәл ителәчәк.

Конкурста катнашуга, 10 яшьлек һәм аннан зуррак гражданнарыбызны берләштереп, социаль-экологик проектларны тормышка ашыручы волонтерлык отрядлары чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

“Тыюлыкларга ярдәм итәбез” (махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә волонтерлык отрядлары проектлары)

- “Эковолонтерлар — елгаларга һәм күлләргә” (су объектларының яр буйларын чистарту буенча волонтерлык отрядлары проектлары)

“Урманнар волонтерлары” (урманнар һәм агач-куакларны саклау һәм торгызу буенча волонтерлык отрядлары проектлары)

“Шәһәр эковолонтерлары” (шәһәрләр ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча волонтерлык отрядлары проектлары)

“Чүпкә – юк, дибез!” (чүп-чар проблемаларын хәл итү буенча волонтерлык отрядлары проектлары)

“Экологик караш” (экология һәм волонтерлык тематикасына мәгълүмат-агарту материалларын һәм медиа-ресурслар булдыру һәм тарату).

Конкурста катнашу кагыйдәләре, гариза-анкета һәм портфолио тапшыру турында өстәмә мәгълүматлар В.И. Вернадский исемендәге фондның интернеттагы сайтына урнаштырылган.

Конкурсның координаторы: Елена Павловна Хмара, тел.: (495) 953-72-77, (495) 953-73-49

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International