Әйләнә-тирә мохиткә хәтәр белән янардай эшчәнлек алып баручы эшмәкәргә карата җинаять эше кузгатылган

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Инде 2018 елның маенда ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләренә Казанның Идел буе районында яшәүче берәүдән табигатьне саклау законын бозу турында хәбәр

кергән. Ул дәүләт инспекторларына Лебедев урамында нефть продуктларын агызу турында әйткән. Экологлар күрсәтелгән урынга баргач, пычранган территория мәйданының 80 кв. м тәшкил итүен исәпләп чыгарган, ә инде яраксызга әйләнгән нефть продуктларын цистернага агызганда зарарлы сыекчаны туфракка түгүгә дә юл куелганлыгын ачыклаган. “Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, бу территориядә физик зат яраксызга чыккан автомобиль маен җыю, саклау һәм чистарту белән шөгыльләнгән. Чистартылган май сатуга да әзерләп куелган,” – ди экологлар.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 171 статьясындагы 2 өлешенең «б.» пунктчасы (Теркәлмичә генә яки, лицензия кирәк булган очракларда – лицензиясез генә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару – бу гамәл гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян китергәндә яисә зур күләмдә керем алуга бәйле булганда”) нигезендә җинаять эше кузгатылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International