Әлмәттә балаларга бөҗәкләрнең гаҗәеп дөньясын ачтылар

2019 елның 26 июле, җомга

Бөҗәктә –  корсакмы, әәлә түшме? Аларга мыекларның нигә кирәге бар? Коңгызлар ни белән туклана? Әлмәт районы Кәләй тимер юл станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар әнә шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре алар өчен “Бөҗәкләрнең гаҗәеп дөньясы” дигән эко-дәрес үткәрде.

Чара барышында балалар “Жу-жу”, “Исемле бөтәкләр” дигән танып белү характерындагы уеннарда катнашты, күбәләк рәсемен ясарга өйрәнде, тематик табышмаклар чиште. “Алдыбызга балаларның бөҗәкләр тормышы турында аң-белемнәрен киңәйтү, шулар арасыннан иң киң таралганнарының тышкы “кыяфәте” һәм тормыш рәвеше үзенчәлекләрен аңлату бурычын куйган идек. Сабыйларның әлеге темага карата  кызыксыну күрсәтүләренә бик шатбыз. Педагоглар белән ата-аналар тырышлыгын берләштереп, үсеп килүче буында табигатькә мәхәббәт һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли аласыбызга ышанабыз,” –  ди экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International