Чаллыда терекөмешле лампалар өеме табылган

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Чаллыда хәтәр калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу ачыкланган. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан шәһәрдә сәүдә үзәкләреннән берсенең территориясендә яраксызга чыккан терекөмешле лампалар өеме калкып чыгу турында мөрәҗәгать алынган. Биредә яшәүче берәү өемнең фотосурәтен дә ясап җибәргән. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук закон бозуны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International