Йомгак ясыйбыз! Арчада яшәүчеләр 700 кг батареяне утильләштерүгә озатканнар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә яраксызга чыккан батареяләр җыю акциясе үткәрелгән. Чарада Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр зур активлык күрсәткән.

“Табигать ресурсларын саклауга үзеңнән өлеш кертү өчен гади генә әйберләр эшләү дә җитә. Без табигатьне ничек сакларга һәм төрле чүпләрне нишләтергә-ничек җыярга кирәклеге турында аңлатабыз һәм бу мәсьәләләрдә пропаганда эше алып барабыз. Әлеге акциядә зур канәгатьлек хисе белән катнашучы ваемлы, мәнле гражданнарыбызның һәрбарчасына рәхмәт белдерәм,” – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе 1 категорияле белгече Фирдәүсә Латыш.

Уртак тырышлык белән җәмгысе 700 кг батарея җыеп тапшырылган. Акциядә катнашучылар калдыклар җыюны оештыру гына түгел, яраксызга чыккан ток чыганаклары зыянын да актив төстә өйрәнгән әле. Җыелган барлык батареяләр Чиләбе шәһәренә утильләштерүгә җибәрелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International