ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Мәскәүдә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта ТР экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков та катнашты. Федераль ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, киңәшмәгә җыелган халыкны РФ Президентының Махсус вәкиле Сергей Иванов сәламләгән.

Мәктәп укучылары “чүпне аерып җыю” төшенчәсе һәм аны эшкәртү технологияләре белән таныштырылды, калдыкларга җаваплы мөнәсәбәттә булырга һәм алар белән белеп кенә эш итәргә өйрәтелде.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында рейд үткәрү барышында Займище бистәсе тирәсендә Идел елгасы суында балыкларның үлү фактын ачыклаган.

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында, рөхсәт ителмәгән урыннарда урнаштырылган калдыклар өемнәрен юк итү максатыннан чыгып, рейд тикшерүләре дәвам иттерелә.

Түбән Кама урамнары буйлап Чисталык комиссары йөренә. Түбән Кама телерадиокомпаниясе “Экояз” бәйгесе кысаларында “ЧистаМонда” акциясен башлап җибәргән.

Журналистларга Татар-информ мәгълүмат агентлыгында республикабызда яшьләргә экологик аңның ничегрәк сеңдерелүе, аларга өмәләрдә һәм калдыкларны аерып җыю буенча проектларда катнашуга ничегрәк этәргеч бирелүе, яшь эколог-тикшеренүчеләр һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне ничегрәк әзерләүләре турында сөйләделәр.

Бу дөньяда нинди кошлар бар, һәм алар кайларда яши? Кайсылары туган төбәгебездә кышларга кала, кайсылары көньякка очып китә? Әлмәт шәһәренең 35нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, әнә шул сорауларга җаваплар табып, канатлы дуслар турында белемнәрен чарлады. Биредә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән чара булып узды. 

Бүген халыкара экология белемнәре көне билгеләп үтелә. Экологик яктан агарту белән шөгыльләнүче кешеләр өчен генә түгел, бәлки планетабызда яшәүче барча кеше өчен дә зур әһәмияткә ия булган көн бу.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 1121 мөрәҗәгать кергән. Шуның 225е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

Александр Шадриков Хөкүмәт йортында санитария-экология икеайлыгы кысаларында ике атналык эш нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә булып узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклаучыларның закон бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау буенча барлык оешмалар белән актив төстә уртак эш алып баруы турында сөйләде. “Барлык муниципалитетлар тәртип салуга кереште. Атна уртасында һәм ахырында өмәләр үткәрелде. Юллар, тукталыш павильоннары чистартыла-җыештырыла”, – дип билгеләп үтте  Александр Шадриков.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International