Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән өлкәләреннән, Дагыстан Республикасы, Удмуртия, Чуашстан һәм Татарстаннан 111 укучы һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар Буа шәһәренә җыелды.
Түбән Камада балалар экология-биология үзәгенә йөрүчеләр табигатьне саклауга өндәгән үтә шәп флешмоб оештырды. Биредә аның инде унбишенче ел оештырылуы!
Бу көннәрдә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар.
Хуҗалык эшчәнлеге экология таләпләрен санга сукмыйча алып барылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре предприятиесе территориясендә автомобиль шиннарын өеп кую фактын ачыклаган.
Тукай районында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышлап, агачлар утырту буенча язгы акция булып узды. Шула итеп, Иске Җирекле авылында яшәүчеләр 445 чыршы үсентесен утыртты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чираттагы тикшерү барышында Әлмәт районында Дала Зәе елгасы юлын күмүне ачыклаган.
Республикабызның Алексеевск һәм Спас районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Районнарда яшәүчеләргә табигатьне саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов консультацияләр бирде.
Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә, мәктәп мохитендә калдыкларны аерып җыю культурасы һәм практикасына этәргеч бирү максатыннан чыгып, экологик чара булып узды.
Әлмәт районында, кулланылмый торган торбаүткәргечләрне сүтү өчен, 20 метр тирәнлектә озын чокыр казыганнар. Җир эшләре агымдагы елның кышында, рөхсәт документларыннан башка гына, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе һәм Әлмәт шәһәренең “Виктория” бакчачылык ширкәте тирәсендә алып барылган.
Җирле елга яры буеннан нәрсәдер төягән КамАЗлар һәм төягечнең чыгуы Кама Тамагы районының Лабыш авылында яшәүчеләр игътибарын җәлеп иткән.