Җәйге актив ял! Лениногорск районында мавыктыргыч экодәрес үткәрелде

2019 елның 26 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш териториаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районының “Олимпиа” балалар савыктыру лагеренда ял итүчеләргә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тудыруны максат итеп куйган бик тә мавыктыргыч чара үткәрде. Чара барышында укучылар экологик мастер-классларда, квестларда катнашты, экологик тәрбия, табигатьтән нәтиҗәле файдалану темаларына чыгыш ясаучылар белән аралашты. Балалар табигать байлыкларын сакчыл тоту, куллануга карата җаваплы мөнәсәбәт, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне күп тапкыр кулланыла торганнарына алыштыру зарурилыгы турында бик күпне белде. Дәрес азагында чарада катнашучылар, гаять зур калдыклар белән эш итүнең иң яхшы ысулы – аларны  аерып җыю һәм эшкәртү, дигән ныклы фикергә килде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International